ЯҢАЛЫКЛАР


4
октябрь, 2019 ел
җомга

Халыкара һөнәри бәйрәмегез-Укытучылар көне белән ихлас котлауларны кабул итеп алыгыз!

        Сезнең һөнәр җәмгыятьтә иң кирәкле һөнәрләрнең берсе. Нәкъ менә сез балаларга белем бирәсез, аларда иң яхшы сыйфатлар тәрбиялисез, эшләргә һәм фикерләргә, иҗат кешеләре булырга өйрәтәсез.

Әлеге чара эшмәкәрләргә Россия банклары биргән кредитлар буенча процентларны түләүгә субсидияләр бирүне күздә тота. Бер алучыга - СМСП өчен субсидиянең иң чик күләме елына 3, 5, 10 (тармакка һәм категориягә карап) миллион сум тәшкил итә.

Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан, Яңа Чишмә районы “Кайгырту” халыкка комплекслы  социаль хезмәт күрсәтү белгечләре, Петропавловка мәктәбе волонтерлары белән, социаль хезмәт алучы тыл хезмәткәрләрен бәйрәм белән котладылар.

Начар метеорологик күренешләр: 5 октябрьдә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көньяк һәм көньяк-көнбатыштан исүче җилнең көчәюе көтелә: төнлә-16 м/с, көндез-20 м/с (һәм Казанда).

Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының 2019 елның 14 августындагы  1132/19 нче номерлы “Мәгариф өлкәсендәге грантлар турында"гы карары,  Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 1033/16 номерлы 2016 елның 27 маендагы, 2019 елның 14 августындагы 1132/19 номерлы   «Безнең яңа укытучы» гранты турында”гы приказлары   нигезендә, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан «Безнең яңа укытучы» дип аталган грант игълан ителгән иде.  

3 октябрьдә Казан шәһәренең В.И. Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында Укытучылар көненә багышланган тантаналы чара узды.

2 октябрьдә «Астория» ресторанында Укытучылар көненә багышланган тантаналы чара узды.  Чарага районның белем бирү оешмалары җитәкчеләре, иң яхшы педагоглар, барлыгы 75 мәгариф хезмәткәре чакырылган иде.

02 октябрьдә дәүләт хезмәтләрен электрон формада популярлаштыру буенча мәгълүмати-аңлату кампаниясен үткәрү кысаларында клиентлар хезмәте җитәкчесе Лилия Хиразева тарафыннан ТР Яңа Чишмә районының КФҮ белгечләре өчен укулар оештырылды.

Халыкара “Өлкәннәр Көне”  һәм якынлашып килүче “Укытучылар көне” уңаеннан Зирекледәге музей хезмәткәрләре  ветеран укытучылар Садыкова Зоя Ивановна, ТАССРныж атказанган укытучысы; Рифгат Гаяз улы һәм Сәкинә Гариф кызы Фасаховларның өйләрендә булдылар. Бәйрәм белән котлап, аларга күтәренке кәеф, элекке укучыларыннан игътибар тоеп яшәүләрен теләделәр.

Ә хөрмәтле укытучыларыбыз-коллегаларыбыз Зәйтүнә Гафур кызы белән Татарстан Республикасының  атказанган мәдәният хезмәткәре Мидхәт Гариф улын,  без музейга чәй табынына чакырдык. Аларга күп еллар намуслы хезмәт итүләре, киң күңелле һәм зирәк булулары өчен рәхмәтле булуыбызны белдердек.

Хөрмәтле пенсионер укытучыларыбыз! Сезгә озын гомер һәм сәламәтлек телибез. Никадәр буын укучылар тәрбияләп чыгарганыгыз өчен  Аллаһның рахмәтендә булыгыз.Һәр яңа туган көн сезгә шатлык һәм бәрәкәт белән килсен!

Шулай ук хезмәт ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре Кадырова Минкамәр апа, һәм 90 яше якынлашып килүче Идрисова Рушания апаларның да өйләрендә булдык.

Өлкәннәребез безнең игътибарга чын күңелдән шатландылар, рәхәтләнеп яшь вакыттагы дәртләнеп эшләп йөргән елларын искә алдылар.

 

 

«Укучының мәдәни көндәлеге» мәдәни – белем бирү проекты кысаларында, шулай ук ТАССРның 100 еллыгына әзерлек һәм бәйрәм итү кысаларында, Туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре Яңа Чишмә гимназиясенең беренче сыйныф укучылары өчен «Татарстан мәдәнияте дөньясына сәяхәт» дип исемләнгән виртуаль экскурсия үткәрделәр. Презентация ярдәмендә укучылар Татарстан буенча виртуаль сәяхәт ясадылар, республикабызның мәдәни мирасы, Казанның, Болгар һәм Зөя шәһәрләренең, Яңа Чишмә районының тарихи һәйкәлләре һәм истәлекле урыннары белән таныштылар. Музейлар, театрлар, китапханәләр һәм танылган язучылар турында белделәр. Шулай ук викторина үткәрделәр, аның барышында безнең республикада яшәүче халыкларның гореф-гадәтләре һәм мәдәнияте белән таныштылар. Очрашу музей заллары буйлап күзәтү экскурсиясе белән тәмамланды.

 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International