Халыкара һөнәри бәйрәмегез-Укытучылар көне белән ихлас котлауларны кабул итеп алыгыз!
Сезнең һөнәр җәмгыятьтә иң кирәкле һөнәрләрнең берсе. Нәкъ менә сез балаларга белем бирәсез, аларда иң яхшы сыйфатлар тәрбиялисез, эшләргә һәм фикерләргә, иҗат кешеләре булырга өйрәтәсез.
Кадерле укытучылар, сезгә тырыш фидакарь хезмәтегез, игелеклелек һәм сизгерлек, зирәклек һәм белемегез, һөнәри осталыгыгыз һәм фидакарьлегегез өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәбез.
Яшь укытучылар өчен үрнәк, үз сәләтенә тирән бирелгәнлек үрнәге булып хезмәт куйган педагогик хезмәт ветераннарына аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә.
Чын күңелдән нык сәламәтлек, иминлек, бәхет, үсеп килүче буынны укытуда һәм тәрбияләүдә уңышлар телибез!
Сезне беркайчан да энтузиазм, балаларга карата мәхәббәт, укытырга һәм укырга, һөнәри осталыкның яңа үрләрен булдырырга һәм яуларга омтылыш ташламасын!