Яшь укытучыларга грантлар.

2019 елның 4 октябре, җомга

Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының 2019 елның 14 августындагы  1132/19 нче номерлы “Мәгариф өлкәсендәге грантлар турында"гы карары,  Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 1033/16 номерлы 2016 елның 27 маендагы, 2019 елның 14 августындагы 1132/19 номерлы   «Безнең яңа укытучы» гранты турында”гы приказлары   нигезендә, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан «Безнең яңа укытучы» дип аталган грант игълан ителгән иде.  

            Конкурста катнашу өчен Татарстан Республикасының 41 муниципаль берәмлегеннән 570 гариза бирелгән иде, шуларның 200 се җиңүче дип табылган. Безнең районнан бу конкурста 4 яшь белгеч катнашты, шуларның 3се грантка ия булды. Өч ел дәвамында алар үз проектларын тормышка ашырып, ай саен 8625 сум күләмендә өстәмә акча алачак. Бу яхшы эш өчен яхшы стимул һәм яшь укытучылар өчен зур ярдәм. Котлыйбыз! Аларга киләчәктә дә уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International