Координацион совет әгъзалары хезмәткәрләр өчен имин хезмәт шартларын тәэмин итүгә кагылышлы мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Эш барышында предприятиедә хезмәтне саклау белән идарә итү системасын камилләштерү, хезмәткәрләрне даими укыту һәм инструктажлауның мөһимлеге, шулай ук заманча технологияләр һәм индивидуаль яклау чараларын кертү зарурлыгы мәсьәләләре күтәрелде.