Халыкара “Өлкәннәр Көне” һәм якынлашып килүче “Укытучылар көне” уңаеннан Зирекледәге музей хезмәткәрләре ветеран укытучылар Садыкова Зоя Ивановна, ТАССРныж атказанган укытучысы; Рифгат Гаяз улы һәм Сәкинә Гариф кызы Фасаховларның өйләрендә булдылар. Бәйрәм белән котлап, аларга күтәренке кәеф, элекке укучыларыннан игътибар тоеп яшәүләрен теләделәр.
Ә хөрмәтле укытучыларыбыз-коллегаларыбыз Зәйтүнә Гафур кызы белән Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Мидхәт Гариф улын, без музейга чәй табынына чакырдык. Аларга күп еллар намуслы хезмәт итүләре, киң күңелле һәм зирәк булулары өчен рәхмәтле булуыбызны белдердек.
Хөрмәтле пенсионер укытучыларыбыз! Сезгә озын гомер һәм сәламәтлек телибез. Никадәр буын укучылар тәрбияләп чыгарганыгыз өчен Аллаһның рахмәтендә булыгыз.Һәр яңа туган көн сезгә шатлык һәм бәрәкәт белән килсен!
Шулай ук хезмәт ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре Кадырова Минкамәр апа, һәм 90 яше якынлашып килүче Идрисова Рушания апаларның да өйләрендә булдык.
Өлкәннәребез безнең игътибарга чын күңелдән шатландылар, рәхәтләнеп яшь вакыттагы дәртләнеп эшләп йөргән елларын искә алдылар.