Начар метеорологик күренешләр: 4 октябрьдә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан, көндез көньяктан исүче җилнең тизлеге секундына 17 метрга кадәр (һәм Казанда).
Яңа Чишмә авылы Ленин урамы 1 "Д» адресы буенча урнашкан «мәдәният һәм ял" паркында балалар уен мәйданчыгын төзекләндерү эшләре бара.
Яңа Чишмә районының 16 белем бирү учреждениесендә «Җиңү урманы»дигән экологик акция үткәрелде.
Календарьның көзге аенда гадәти булмаган бер дата бар, ул көндә чын йөрәктән тирән рәхмәт сүзләре әйтәсе, кешеләргә аеруча сизгер һәм игътибарлы булырга тели - бу 1 октябрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара өлкәннәр көне. Шул көннән башланган декада көннәрендә лаеклы рәвештә өлкән буын: әбиләр һәм бабайларны хөрмәтлиләр.
Әлеге декада кысаларында 2019 нчы елның 2 нче октябрендә «Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Шахмай авылы тарихы музее» мөдире Сабирова Г.К. өлкән яшьтәге кешеләрнең өйләренә әдәплелек визиты белән барып, аларга шатлык һәм игътибар минутлары бүләк итте. Мондый визитлардан өлкән буын кешеләренең күзләре янындагы җыерчыклары шомара, күз карашлары яктыра, йөрәкләренә җылы йөгерә.
Зирекле халык иҗаты һәм көнкүреше музее коллективы өлкән яшьтәге кешеләр өчен бик кирәкле һәм кызыклы эш алып бара. Музей хезмәткәрләре Зирекле мәктәбе һәм лицейны тәмамлаучыларның туганнары, юбилярлары, җирле шагыйрьләр, республиканың атказанган хезмәткәрләре белән очрашуларын оештыралар, барлык истәлекле даталарга бәйрәмнәр үткәрәләр, сугыш ветераннарын, толларны, тыл хезмәтчәннәрен беркайчан да игътибарыннан читтә калдырмыйлар. Юбилярларны, ветераннарны котлау белән йөриләр.
Чәршәмбе, 2 октябрьдә, Бөтенроссия халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне кысаларында «Бердәм РОССИЯ» партиясенең Яңа Чишмә районы җәмәгать кабул итү бүлмәсендә мөрәҗәгать иткән Халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтелде. Шәхси кабул итү Халыкара өлкәннәр көненә багышланган иде.
2 октябрьдә Яңа Чишмә районында пенсионерлар өчен компьютер грамоталылыгы курсларында Җирле бүлек рәисе Анастасия Козлова, клиентлар хезмәте җитәкчесе Лилия Хиразева һәм Яңа Чишмә гимназиясе директоры Эльвира Мәхмүтова катнашында яңа уку елының тантаналы ачылышы булды
Балалар өчен пенсиягә өстәмә гадәти мәгънәдә өстәмә түләү булып тормый. Бу балалы хатын-кызлар өчен пенсия түләүләрен исәпләү шартлары үзгәрү..
Бу көнне Яңа Чишмә интернат-йортында өлкәннәр бәйрәменә багышланган чаралар узды. Петропавел авыл мәдәният йорты ансамбле халыкка бәйрәм концерты бүләк итте. Бу артистлар әби-бабайларны моңлы тавышлары, матур халык җырлары, биюләре белән һәрвакыт куандыра.