Календарьның көзге аенда гадәти булмаган бер дата бар, ул көндә чын йөрәктән тирән рәхмәт сүзләре әйтәсе, кешеләргә аеруча сизгер һәм игътибарлы булырга тели - бу 1 октябрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара өлкәннәр көне. Шул көннән башланган декада көннәрендә лаеклы рәвештә өлкән буын: әбиләр һәм бабайларны хөрмәтлиләр.
Әлеге декада кысаларында 2019 нчы елның 2 нче октябрендә «Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Шахмай авылы тарихы музее» мөдире Сабирова Г.К. өлкән яшьтәге кешеләрнең өйләренә әдәплелек визиты белән барып, аларга шатлык һәм игътибар минутлары бүләк итте. Мондый визитлардан өлкән буын кешеләренең күзләре янындагы җыерчыклары шомара, күз карашлары яктыра, йөрәкләренә җылы йөгерә.