ЯҢАЛЫКЛАР


2
октябрь, 2019 ел
чәршәмбе

1 октябрь көнне бәйрәм алдыннан балалар сәнгать мәктәбенең актлар залында беренче сыйныф укучыларына багышланган «Музыка көне» дип исемләнгән бәйрәм концерты булды. Бәйрәм чарасы алып баручының тантаналы чыгышы белән ачылды. Бәйрәм көнендә тамашачылар залы шыгрым тулы иде, әлеге чарага укучылар әти-әниләре белән килгән иде. Яшь катнашучылар тыңлаучыларны үзләренең дәртле һәм яңгыравыклы тавышлары белән сокландырдылар. Чараның иң истәкалырлык мизгелләренең һәм сюрпризларының берсе хореография бүлеге укытучылары башкаруында хореография композициясе булды.

Кунаклар концерт программасында катнашучыларның барысын да алкышлар белән каршы алды. Матур һәм истәкалырлык номерлар, шулай ук якты һәм матур костюмнар тамашачыларга онытылмаслык тәэсирләр һәм эмоцияләр бүләк итте.

 


1
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

Ел саен, 1 октябрьдә, барлык буыннар өчен дә иң изге һәм мөһим бәйрәм – Өлкән буын хөрмәте көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм барлык өлкән яшьтәге кешеләргә намуслы хезмәтләре, аларның олы тормыш тәҗрибәсе, игелекләре, зирәклекләре өчен тирән ихтирам һәм җылы рәхмәт сүзләрен җиткерү өчен менә дигән мөмкинлек бирә. 2019 елның 1 октябрендә халык иҗаты һәм көнкүреше музеенда Зирекле авыл җирлеге һәм учреждениеләре белән берлектә «сезнең алтын россиялеләр еллары»дип исемләнгән бәйрәм үткәрелде. 
 

 

Халыкара өлкәннәр көне – 1 октябрьдә, Яңа Чишмә районында «Бер-беребезне мәрхәмәтле сүзләр белән җылытыйк» акциясе үтте. Акциянең максаты өйдә социаль хезмәт алучы олыларны котлаудан торды.

Начар метеорологик күренешләр: 2 октябрьдә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә көньяктан исүче җилнең тизлеге секундына 15-18 метр (Казанда-төнлә һәм иртән).

«Аншлаглар, күрсәткечләр, кибет һәм офисларның исеме, боларның барысын да тәртипкә китерергә кирәк. Үзебездән башларга кирәк, кайбер бюджет учреждениеләрендә элмә такталар 2 телдә түгел. Аңлашыла да, моңа акча кирәк, әмма аларны эзләп табарга кирәк! Бу бит безнең Сезнең белән эшебез, төзекләндерү, халык белән эшләү.» - диде район башлыгы Вячеслав Козлов учреждение җитәкчеләре белән «эшлекле сишәмбе» дә.

Билгеләү буенча Пенсия яисә төрле социаль түләүләр-югалган хезмәт хакын компенсацияләү, һәм, законнар белән билгеләнгән очракларда, бу түләүләр эшләми торган студентка яки көндезге формада укучы студентка гына билгеләнә. Әгәр дә эшкә урнаша икән, йә белем бирү учреждениесеннән чыгарылган икән, димәк, ул түләү хокукын югалта. Пенсия фонды органнарына үз вакытында хәбәр итмәсәң, пенсия артык түләнә.

Хөрмәтле сугыш һәм хезмәт ветераннары, хөрмәтле пенсионерлар!

Сезне Халыкара өлкәннәр көне белән чын күңелдән котлыйм!

          Безнең барыбыз өчен дә бу үзенчәлекле бәйрәм. Анда - җылы һәм ихлас күңеллелек, хөрмәт һәм мәхәббәт. Бу бәйрәм-буыннар бердәмлеге һәм дәвамчанлыгы, заман бәйләнеше символы.

2019 елның 24 октябрендә Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районының Яңа Чишмә авылында һәм Зирекле авылында Халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтеләчәк.

2019 елның 10 октябрендә Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил республика министрлыклары һәм ведомстволары белән берлектә Әлмәт шәһәрендә гражданнарга «Балалар мәсьәләсе»дигән хокукый ярдәм көнен үткәрү планлаштырыла. 
Чара «Нефтьче» мәдәният сарае базасында (Ленин ур., 98, Әлмәт) 11-15.00 сәгатьтә башлана.

27-29 сентябрьдә "цифрлы алга китеш" Бөтенроссия конкурсының финалы кысаларында мәктәп номинацияләрендә хакатон форматындагы ярыш узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International