Ел саен, 1 октябрьдә, барлык буыннар өчен дә иң изге һәм мөһим бәйрәм – Өлкән буын хөрмәте көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм барлык өлкән яшьтәге кешеләргә намуслы хезмәтләре, аларның олы тормыш тәҗрибәсе, игелекләре, зирәклекләре өчен тирән ихтирам һәм җылы рәхмәт сүзләрен җиткерү өчен менә дигән мөмкинлек бирә. 2019 елның 1 октябрендә халык иҗаты һәм көнкүреше музеенда Зирекле авыл җирлеге һәм учреждениеләре белән берлектә «сезнең алтын россиялеләр еллары»дип исемләнгән бәйрәм үткәрелде.