1 октябрь көнне бәйрәм алдыннан балалар сәнгать мәктәбенең актлар залында беренче сыйныф укучыларына багышланган «Музыка көне» дип исемләнгән бәйрәм концерты булды. Бәйрәм чарасы алып баручының тантаналы чыгышы белән ачылды. Бәйрәм көнендә тамашачылар залы шыгрым тулы иде, әлеге чарага укучылар әти-әниләре белән килгән иде. Яшь катнашучылар тыңлаучыларны үзләренең дәртле һәм яңгыравыклы тавышлары белән сокландырдылар. Чараның иң истәкалырлык мизгелләренең һәм сюрпризларының берсе хореография бүлеге укытучылары башкаруында хореография композициясе булды.
Кунаклар концерт программасында катнашучыларның барысын да алкышлар белән каршы алды. Матур һәм истәкалырлык номерлар, шулай ук якты һәм матур костюмнар тамашачыларга онытылмаслык тәэсирләр һәм эмоцияләр бүләк итте.