Зирекле халык иҗаты һәм көнкүреше музее коллективы өлкән яшьтәге кешеләр өчен бик кирәкле һәм кызыклы эш алып бара. Музей хезмәткәрләре Зирекле мәктәбе һәм лицейны тәмамлаучыларның туганнары, юбилярлары, җирле шагыйрьләр, республиканың атказанган хезмәткәрләре белән очрашуларын оештыралар, барлык истәлекле даталарга бәйрәмнәр үткәрәләр, сугыш ветераннарын, толларны, тыл хезмәтчәннәрен беркайчан да игътибарыннан читтә калдырмыйлар. Юбилярларны, ветераннарны котлау белән йөриләр.