3 октябрьдә Казан шәһәренең В.И. Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында Укытучылар көненә багышланган тантаналы чара узды.
Укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, Рөстәм Миңнеханов, тантаналы чарага «бу һөнәрнең иң яхшы вәкилләре»җыелган, дип билгеләп үтте. ТР Президенты билгеләп үткәнчә, Татарстан берничә ел инде Мәгариф өлкәсендә төрле күрсәткечләр буенча Россия төбәкләре арасында лидерлар өчлегендә тора. Монда, әлбәттә, укытучыларның, шул исәптән залда утыручы укытучыларның да өлеше зур.
Мәгариф министры Рафис Борһанов укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, аларга сабырлык теләде. Тантаналы чарада район Башлыгы В.М. Козлов, мәгариф бүлеге начальнигы А.Л. Еронтьев, РООО методисты Л.М. Наумова һәм рус теле һәм әдәбияты укытучылары, 2019 елгы һөнәри конкурсларда җиңүчеләр Н. В. Нестерова һәм Н. И. Карташова составындагы район делегациясе катнашты.