Укытучылар көненә багышланган тантаналы чара

2019 елның 4 октябре, җомга

2 октябрьдә «Астория» ресторанында Укытучылар көненә багышланган тантаналы чара узды.  Чарага районның белем бирү оешмалары җитәкчеләре, иң яхшы педагоглар, барлыгы 75 мәгариф хезмәткәре чакырылган иде. Район башлыгы В.М. Козлов районның иң яхшы укытучыларын һәм җитәкчеләрен котлады, аларга рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды, педагогик хезмәт ветераннарын бәйрәм белән котлады. Чара барышында районның барлык укытучыларын мәгариф бүлеге начальнигы Александр Леонидович Еронтьев та бәйрәм белән котлады. Бәйрәм ашы һәм чараның мәдәни өлеше мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы тарафыннан оештырылды ( җитәкчесе-Л.Р. Нурхаметова).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International