«Укучының мәдәни көндәлеге» мәдәни – белем бирү проекты кысаларында, шулай ук ТАССРның 100 еллыгына әзерлек һәм бәйрәм итү кысаларында, Туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре Яңа Чишмә гимназиясенең беренче сыйныф укучылары өчен «Татарстан мәдәнияте дөньясына сәяхәт» дип исемләнгән виртуаль экскурсия үткәрделәр. Презентация ярдәмендә укучылар Татарстан буенча виртуаль сәяхәт ясадылар, республикабызның мәдәни мирасы, Казанның, Болгар һәм Зөя шәһәрләренең, Яңа Чишмә районының тарихи һәйкәлләре һәм истәлекле урыннары белән таныштылар. Музейлар, театрлар, китапханәләр һәм танылган язучылар турында белделәр. Шулай ук викторина үткәрделәр, аның барышында безнең республикада яшәүче халыкларның гореф-гадәтләре һәм мәдәнияте белән таныштылар. Очрашу музей заллары буйлап күзәтү экскурсиясе белән тәмамланды.