ЯҢАЛЫКЛАР


24
август, 2020 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 14 яшьтән  30 яшькә кадәрге яшь авыл эшкуарлары «Россиянең яшь эшкуары - 2020» Бөтенроссия конкурсында катнаша алалар. Конкурста катнашу өчен сайтта теркәлергә кирәк: molpred-116.ru шулай ук анкета тутырырга һәм аны түбәндәге адрес буенча җибәрергә кирәк: molpred2020rt@mail.ru.

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасы кырларында урып-җыюның барышы турында сөйләде.

Балаларны аерым мәктәп фәннәре һәм күнекмәләренә өйрәтү, имтиханнарга әзерлек буенча хезмәт күрсәтү бүген бик кирәкле. Мондый хезмәтләргә ихтыяҗ зур, димәк, безнең шәһәрдә һәм районда репетиторлык хезмәте күрсәтүче педагоглар да шактый.

«Федераль әһәмияттәге Мәскәү шәһәрендә, Мәскәү һәм Калуга өлкәләрендә, шулай ук Татарстан Республикасында (алга таба-422 – ФЗ законы) «һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын билгеләү буенча эксперимент үткәрү турында» 2018 елның 27 ноябрендәге 422-ФЗ номерлы Федераль закон (алга таба-422-ФЗ законы) белән республикабызда үзмәшгуль гражданнар өчен яңа махсус салым режимын сынау ышанып тапшырылды.  Яңа махсус режим - НПД, ул эксперимент рәвешендә 2019 елдан 2028 елга кадәр 10 елга кертелә.


23
август, 2020 ел
якшәмбе

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУ мәгълүматлары буенча: Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү

 

21
август, 2020 ел
җомга

финанс-хуҗалык эшчәнлеге буенча киңәшмәдә Яңа Чишмә ветеринария берләшмәсе башлыгы Олег Мандрейкин район территориясендә терлекчелек, фермер һәм ярдәмче хуҗалык хуҗаларына африка чумасы йоктыруның куркынычы, шулай ук африка чумасын булдырмау буенча профилактика сыйфатында нинди чаралар күрү турында сөйләде.

Яңа Чишмә муниципаль районында «күп балалы гаилә 5 һәм аннан күбрәк бала " программасы буенча торак сертификаты алу программасы эшли. 

Татарстанда өченче миллион тонна яңа уңыш ашлыгы суктырылган. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, 21 августка республикада 799,7 мең га мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар җыелган, бу барлык мәйданның 53% ын тәшкил итә.

2020 елның 26 августында 14.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр Яңа Чишмә муниципаль районы Советы бинасында (Яңа Чишмә авылы, Совет урамы, 80 йорт) 315 нче кабинетта Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары А.Г. Галимов гражданнарны видео аша кабул итә.

21 августта халык иҗаты һәм көнкүреше музеенда Россия флагы көненә багышланган 7 яшьтән 14 яшькә кадәрге балалар өчен дәрес-экскурсия үткәрелде.

Республика программасы буенча Яңа Чишмә муниципаль районында Яңа Чишмә авылы Ленин урамы, 35, Ленин урамы, 44, Совет урамы, 82 (подвал ремонты), Чернышевский урамы, 25 (фасадны ремонтлау) адресы буенча урнашкан күпфатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясала.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International