21 август көнне Зирекледәге халык иҗаты һәм көнкүреше музеенда 7-14 яшьлек балалар өчен дәрес-экскурсия уздырылды.
Музей хезмәткәрләре балаларга Россия флагының тарихын сөйләделәр һәм бу күренекле датага багышлап төзелгән “Россия флагы балалар күзе белән” исемле күргәзмә белән таныштырдылар.
Соңыннан күргәзмә фонында балалар истәлеккә фотога төштеләр.