Республика программасы буенча Яңа Чишмә муниципаль районында Яңа Чишмә авылы Ленин урамы, 35, Ленин урамы, 44, Совет урамы, 82 (подвал ремонты), Чернышевский урамы, 25 (фасадны ремонтлау) адресы буенча урнашкан күпфатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясала. Заказ бирүче-«ТР Баш инвестицион-төзелеш идарәсе» ДКУ, эшне подрядчы - «БлокСтрой»ҖЧҖ башкара.