Салым хезмәте хәбәр итә: ничек үзмәшгуль булырга?

2020 елның 24 августы, дүшәмбе

Балаларны аерым мәктәп фәннәре һәм күнекмәләренә өйрәтү, имтиханнарга әзерлек буенча хезмәт күрсәтү бүген бик кирәкле. Мондый хезмәтләргә ихтыяҗ зур, димәк, безнең шәһәрдә һәм районда репетиторлык хезмәте күрсәтүче педагоглар да шактый.

«Федераль әһәмияттәге Мәскәү шәһәрендә, Мәскәү һәм Калуга өлкәләрендә, шулай ук Татарстан Республикасында (алга таба-422 – ФЗ законы) «һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын билгеләү буенча эксперимент үткәрү турында» 2018 елның 27 ноябрендәге 422-ФЗ номерлы Федераль закон (алга таба-422-ФЗ законы) белән республикабызда үзмәшгуль гражданнар өчен яңа махсус салым режимын сынау ышанып тапшырылды.  Яңа махсус режим - НПД, ул эксперимент рәвешендә 2019 елдан 2028 елга кадәр 10 елга кертелә.

Законда беркетелгән билгеләрдән чыгып, яңа махсус салым режимын белем бирү эшчәнлеген, шул исәптән репетиторлыкны гамәлгә ашыручы физик затлар куллана ала.

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 12нче районара инспекциясе үзмәшгульләрне салым исәбенә кую статистикасы барлык педагогларның да өстәмә белем бирү эшчәнлеген алып баруның легаль юлын сайламавын күрсәтә. 

Югарыда бәян ителгәннәрдән чыгып, салым инспекциясе республиканың барлык гомуми белем бирү мәктәпләре, урта һәм югары уку йортлары педагогик коллективлары өчен хәзерге вакытта ачык класслар һәм тематик семинарлар үткәрә, алар барышында салым хезмәте хезмәткәрләре яңа салым режимын куллануның уңайлылыгы һәм гадилеге турында хәбәр итә. 

Хөрмәтле укытучылар! Салым инспекциясе "Минем салым" мобиль кушымтасыннан файдаланып, салым органнары белән мәгълүмат алмашырга, НДФЛ һәм иминият кертемнәреннән башка керемнән салым түләргә мөмкин булуы хакында хәбәр итә.

Өстәмә белем бирү эшчәнлеген алып баручы барлык педагогларга Яңа Салым режимында салынган барлык өстенлекләрне бәяләргә һәм хокукый кырда эшли башларга тәкъдим итәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International