Яңа Чишмә районының барлык мәктәпләрендә "Соңгы кыңгырау" чыңлады

2022 елның 25 мае, чәршәмбе

Яңа Чишмә районының барлык мәктәпләрендә "Соңгы кыңгырау" чыңлады.

Яңа Чишмә урта мәктәбен тәмамлаучыларны район башлыгы Вячеслав Козлов котлады.

«Туган мәктәбебездә үткәрелгән еллар эчендә сыйныфташлар бер зур тату гаиләгә әверелә, аннан китү күңелсез була. Әлеге мәктәп дуслыгын балалар күп еллар дәвамында саклап кала алсыннар һәм һәрвакыт үз укытучыларын рәхмәт сүзләре белән искә алсыннар, шулай ук әти-әниләренең алар өчен күп эш башкаруларын онытмасыннар иде. Алда барысы да кызыклы. Хәзер бик мөһим, һәм, мөгаен, сезнең тормышыгызда иң кызыклы чор җитә. Барлык имтиханнарда уңышлар телим!"- диде муниципалитет башлыгы.

Мәктәпне тәмамлаучылар иҗади концерт әзерләделәр,аның темасы-кинематограф. Балалар мәктәп тормышы елларының ничек үтүе, ә фильмның финалын тантаналы линейкада ук күтәрделәр. 

Рәхмәт сүзләре укытучылар һәм ата-аналар адресына да яңгырады. Традиция буенча бәйрәм мәктәп тормышы тәмамлануны символлаштыручы кыңгырау чыңы белән тәмамланды.

Быел Яңа Чишмә районында барлыгы 52 11 сыйныф укучысы мәктәп тәмамлаучылар булды,125 укучы 9 сыйныфта укый.

Яңа Чишмә муниципаль районы

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International