Бәйрәм алдыннан Яңа Чишмә интернат-йортында һәр көнне Бөек Җиңүнең 76 еллыгына багышланган чаралар уза.

2021 елның 8 мае, шимбә

Бәйрәм алдыннан Яңа Чишмә интернат-йортында һәр көнне Бөек Җиңүнең 76 еллыгына багышланган чаралар уза. Бу көннәрдә Бөек Ватан сугышы ветераннарына аеруча зур игътибар бирелә. Интернатта тыл хезмәтчәне Порфирьева Мария Фроловна, 1928 елда туган һәм сугышта катнашучының тол хатыны Галкина Нина Николаевна яши. Нина Николаевнага быел 90 яшь тула. Интернат-йорт бәйрәмгә шарлар, плакатлар белән бизәлде. Һәр көнне сугыш еллары җырлары яңгырый, әдәби сәгатьләр уза, анда яшәүчеләр үзләре шигырьләр укый, аудио китап тыңлый, Бөек Ватан сугышы турында фильмнар карый. Арт-терапия буенча дәресләрдә социаль хезмәт алучылар Җиңү символларын кәгәздән кисеп тәрәзәләрне бизәделәр. Үз куллары белән кәрҗиндә сабын розларыннан чәчәк бәйләмнәре ясадылар. «Забота» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге каршында оештырылган «Звезда» волонтерлар отряды тыл хезмәтчәннәрен бәйрәм открыткалары белән котлады. Шулай ук Россия Федерациясе Президенты В. В. Путин, Татарстан Республикасы Президенты исеменнән.Н.Миңнеханов, Яңа Чишмә муниципаль районы башлыгы В.М.Козлов, Яңа Чишмә авыл җирлеге башлыклары ветераннарга бүләк пакетлар һәм котлау открыткалары тапшырдылар, Җиңү хакына батырлыклары өчен зур рәхмәт белдерделәр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International