18 сентябрь көнне район мәктәпләренең 7-8-9нчы сыйныф укучылары Бөтенроссия экологик диктанты яздылар. Диктантның максаты-РФ белем бирү оешмаларында укучылар арасында экологик белемнәрне популярлаштыру, гражданнарның экологик юнәлешле буынын тәрбияләү. Диктант биремнәре укучыларның экологик грамоталылыгын тикшерүгә юнәлтелгән 20 мәсьәләне үз эченә ала. Һәр мәсьәлә аның катлаулылыгы буенча үз рейтинг бәясенә ия, һәр җавап 0дән 5 баллга кадәр бәяләнә. Дөрес хәл ителгән биремнәр өчен балларның гомуми суммасы – 50. Диктант үткәрү вакыты-40 минут. Укучылар диктант биремнәрен уңышлы үтәделәр!