21 майда Петропавел Бистәсендә Украинада махсус операция барышында һәлак булган Иван Анатольевич Куров белән хушлашу митингы узды. Быелның 16 гыйнварында аңа 47 яшь тулган.
Иван Анатольевичны соңгы юлга озатырга район хакимияте, хәрби комиссариат вәкилләре, туганнары, дуслары, сыйныфташлары, Петропавел Бистәсе һәм тирә-яктагы авыл халкы килгән иде.
Һәлак булган геройның әнисенә, аның кызына һәм апасына районның барлык халкы исеменнән һәм шәхсән үз исеменнән район башлыгы Вячеслав Козлов кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде.
— Иван Куровның тормышы Ватанга тугрылык һәм хезмәт итүнең ачык мисалы, ул үз теләге белән Донбассны яклауга китә, артиллерия полкында хәрби бурычны батырлык белән үти, моның өчен ул исән чагында ук хәрби бүләкләр белән билгеләнә. Иван, герой буларак, хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булды, — дип билгеләп үтте район башлыгы. -Аның турында якты истәлек, сугышта фидакарь сугышчы, игелекле кеше буларак, безнең йөрәкләрдә мәңгегә калачак. Мин аның туганнарының, якыннарының тирән кайгыларын уртаклашам, аларга кирәкле ярдәм һәм булышлык күрсәтеләчәк. Иван Куров истәлеге аның туган ягында Петропавел Бистәсендә урнаштырылган мемориаль тактада мәңгеләштереләчәк. Ул яшь буынга, Ватанның чын патриоты буларак, үрнәк булачак.
ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе начальнигы урынбасары Илдар Ногманов, Чистай һәм Яңа Чишмә районнары хәрби комиссары Евгений Баранов (ул Иван Куровның һәлак булганнан соң дәүләт бүләкләре белән бүләкләнүен игълан итте) Республика җитәкчелеге исеменнән туганнарының һәм якыннарының тирән кайгыларын уртаклаштылар.
Бер минутлык тынлыктан соң Иван Куровны хәрби оркестр уйнавы белән соңгы юлга озаттылар. Аның хөрмәтенә зиратта өч тапкыр корал залпы яңгырады.
Тулырак: https://novoshishminsk.ru/news/rajon-hellere/iana-cisma-raionynda-svo-zonasynda-halak-bulgan-sugyscy-belan-xuslastylar-1716281677