ЯҢАЛЫКЛАР


10
октябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Өлкәннәр декадасы дәвамында 8 октябрьдә туган якны өйрәнү музее волонтерлары белән очрашу булып узды. Хезмәткәрләр өлкәннәр белән курчаклар ясау буенча мастер-класс үткәрделәр. Шул ук көнне интернат-йорт «Маска» театр «артистлар»ын кабул итте. Балалар «Курочка Ряба на новый лад» спектаклен күрсәттеләр. Ә «Киносеть» «Старики-разбойники»  фильмын  күрсәтте.

Хакимиятләр Россиядә агросәнәгать комплексына  булышуны  дәвам  итәләр,     илдә авыл  хуҗалыгы югары  технологияле, нәтиҗәле  һәм конкуренциягә  сәләтле булсын  өчен  әле  тагын  күп  нәрсә  эшләргә  кирәк,  дип белдерде  Россия  Федерациясе    премьер-министры  Дмитрий Медведев  “Алтын  көз” күргәмәсен  ачу  тантанасында.  

«Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы спорт мәктәбе» муниципаль бюджет учреждениесе «Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы спорт мәктәбе» МБУнең 09.10.1999 ел, № 57 боерыгын үтәү йөзеннән, «Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы» муниципаль берәмлеге муниципаль милкендә булган муниципаль мөлкәтне арендалау шартнамәсен төзү хокукына аукцион үткәрү турында хәбәр итә.


9
октябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Начар метеорологик күренешләр: Татарстан Республикасы территориясендә 10 октябрьдә төнлә һәм иртән урыны белән томан.

Халыкара өлкәннәр көнен бәйрәм итү кысаларында Яңа Чишмә туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта булдылар. Бүген без «Крупеничку»дип исемләнгән курчак-оберег әзерләдек. Бу славянский оберег булыша җәлеп итәргә чәчәк атуы, байлык һәм шатлык өйгә. Курчак саклагыч туганнары һәм якын дуслары өчен менә дигән бүләк булган.


8
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

1-5 октябрь көннәрендә барлык белем бирү учреждениеләрендә «ТР укытучылары көне»акциясе үткәрелде. 

08 октябрь көнне Екатериновка бистәсе мәдәният йортында Өлкәннәр көненә багышланган чара булып узды. Бәйрәм концертына аның шатлыклары һәм авырлыклары, уңышлары һәм югалтулары белән зур тормыш юлын үткән, әмма бернигә дә карамыйча, бүгенге буын яхшырак яшәсен өчен көчләрен кызганмаган ветераннар һәм пенсионерлар чакырылган иде.

2019 елның 7 октябрендә һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында Казан дәүләт энергетика университеты вәкилләре Яңа Чишмә урта мәктәбенең һәм «Яңа Чишмә гимназиясе» нең 9-11 сыйныф укучылары белән әңгәмәләр үткәрделәр.

2019 елнын 9 октябрендә

Киноклуб «Минем яраткан фильм» барлык  тамашачыларны  район мәдәният йортына «Доминика» исемле  нэфис фильм карарга чакыра. Рэхим итегез! 

Идел буенда ачлык-20 гасыр Ватан тарихындагы иң фаҗигале вакыйгаларның берсе. 5 млн. га якын кеше ачлыктан һәм аның нәтиҗәләреннән вафат булды. Ачлыктан аеруча балалар зыян күрде.  Тарихның бу коточкыч бите Татарстанның күп кенә авылларына да кагылды.

Татар Әдәмсәсе авылы зиратына 1921-1922 елларда ачлыктан үлгәннәрне искә алу өчен авыл халкы җыелды.  Зират территориясендә 4 кабер ташы бар.  Авыл халкы киңәшләшеп, шушы каберлекләргә коймалар һәм табличкалар урнаштырганнар.    Ул еллардагы коточкыч вакыйгалар турында тумышы белән авылдан булган Казан кунагы, профессор Юнысов Рәүф Әдһәм улы һәм авылның аксакалы Газизов Гыйльман Вагыйз улы сөйләде.  Аннан Чистай шәһәреннән Файзулла хәзрәт мәрхүмнәрнең рухлары турында догалар укыды.  1920нче еллар куркынычы, безгә тыныч һәм тату яшәсеннәр генә, авыл халкы «Нәҗип»мәчетенә җомга намазына әнә шундый сүзләр белән бардылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International