2019 елның 7 октябрендә һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында Казан дәүләт энергетика университеты вәкилләре Яңа Чишмә урта мәктәбенең һәм «Яңа Чишмә гимназиясе» нең 9-11 сыйныф укучылары белән әңгәмәләр үткәрделәр.
Кафедра укытучылары укучыларны әзерлекнең төп юнәлешләре, уку формалары, төрләре белән таныштырдылар. Укучыларны бюджет урыннары саны, эшкә урнашу, тулай торакта яшәү, стипендияләр күләме, уку өчен түләү мәсьәләләре кызыксындырды.