ТАССРга 100 ел. Хәтер көне.

2019 елның 8 октябре, сишәмбе

Идел буенда ачлык-20 гасыр Ватан тарихындагы иң фаҗигале вакыйгаларның берсе. 5 млн. га якын кеше ачлыктан һәм аның нәтиҗәләреннән вафат булды. Ачлыктан аеруча балалар зыян күрде.  Тарихның бу коточкыч бите Татарстанның күп кенә авылларына да кагылды.

Татар Әдәмсәсе авылы зиратына 1921-1922 елларда ачлыктан үлгәннәрне искә алу өчен авыл халкы җыелды.  Зират территориясендә 4 кабер ташы бар.  Авыл халкы киңәшләшеп, шушы каберлекләргә коймалар һәм табличкалар урнаштырганнар.    Ул еллардагы коточкыч вакыйгалар турында тумышы белән авылдан булган Казан кунагы, профессор Юнысов Рәүф Әдһәм улы һәм авылның аксакалы Газизов Гыйльман Вагыйз улы сөйләде.  Аннан Чистай шәһәреннән Файзулла хәзрәт мәрхүмнәрнең рухлары турында догалар укыды.  1920нче еллар куркынычы, безгә тыныч һәм тату яшәсеннәр генә, авыл халкы «Нәҗип»мәчетенә җомга намазына әнә шундый сүзләр белән бардылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International