2017 нче елның 22 июнендә КЦСОН «Кайгырту» социаль ярдәм бүлеге хезмәткәрләре халыкарар наркотикларга каршы көрәш көне уңаеннан “Наркотикларсыз дөнья” темасына сәламәтләндерү чарасы үткәрделәр. Чарада Петропавловка Бистәсендә мәктәп яны лагерена йөрүчеләр катнашты, барлыгы 20 бала. Балалар наркотикларның куркыныч булуы турында лекция тыңладылар, спорт уеннарында катнаштылар. Чара ахырында “Без наркотикларга каршы!” дигән плакат тотып фотога төштеләр. Оештыручылар балаларга кечкенә генә бүләкләр дә тараттылар.