Татарстан Республикасында агросәнәгать комплексы өчен кадрларга ярдәм итү программасы гамәлдә. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы бюджеты акчалары исәбеннән агросәнәгать комплексын кадрлар белән тәэмин итүгә дәүләт ярдәме чаралары турында» 21.11.2017 № 893 карары нигезендә АПК предприятиеләрен квалификацияле белгечләр белән тәэмин итү өчен дәүләт ярдәме күрсәтелә.
Бер тапкыр бирелә торган түләү күләме 750 мең сум тәшкил итә. Аны алу хокукына югары яисә урта һөнәри белеме булган, үзләренә авыл хуҗалыгы оешмаларында кимендә өч ел эшләү йөкләмәсен алган яшь белгечләр ия була.
Әлеге чара республиканың авыл хуҗалыгы тармагына квалификацияле кадрлар җәлеп итүгә һәм аларны беркетүгә юнәлдерелгән.