Бүген Казанда ТР Дәүләт Советы бинасы каршындагы мәйданчыкта Архангельск авыл җирлеге башлыгы Нина Сердюкка яңа автомобиль ачкычы тапшырылды.
Бу-муниципаль берәмлекләрнең Республика смотр-конкурсы йомгаклары буенча лаеклы бүләк, анда Архангельск авыл җирлеге җиңүчеләрнең берсе булды!
Тантананы Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды, ул җиңүчеләргә ачкычларны шәхсән үзе тапшырды.
"Конкурста җиңгән җирлекләребезне котлыйсым килә. 15 ел эчендә без 3562 автомобиль тапшырдык инде. Бу сезнең эшегезнең үтемлелеген, оперативлыгын һәм нәтиҗәлелеген тәэмин итә. Гражданнарның тормыш сыйфаты хакимиятнең барлык мәсьәләләрне никадәр оператив хәл итүенә бәйле".- диде Рөстәм Миңнеханов.
Конкурста җиңүчеләргә барлыгы 96 Lada Niva Travel автомобиле һәм дүрт Sollers Atlant автобусы ачкычлары тапшырылды.
«ТР Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясенең ХХ съезды эшендә Яңа Чишмә районы делегациясен район башлыгы Егор Тарнавский җитәкләде.
Архангельск җирлеген һәм шәхсән Нина Сердюкны хезмәтенә югары бәя бирүләре белән котлыйбыз!