Татарстанда бүген 18.00 сәг соң 17 июньнең 18.00 сәг кадәр һава торышы бозылу көтелә,- дип хәбәр итә Россиянең ТРдагы ГУ МЧС бүлеге.
17 июньдә ТР территориясендә төнлә урыны белән һәм көндез көчле яшенле яңгыр явачак. Яңгыр вакытында җилнең тизлеге 15-20 м/с. Төнлә боз яварга мөмкин.
Әгәр дә бу вакытта урамда булсагыз электр линияләре, агачлар, реклама щитлары һәм витриналардан ерак китегез.
Яшен вакытында ачык урында калсагыз җиргә ятыгыз. Яныгызда сулык булмасын.