Яңа Чишмә районы авылларында халык җыеннары тәмамланды

2016 елның 17 феврале, чәршәмбе

Яңа Чишмә районы авылларында халык җыеннары тәмамланды. Алар район башлыгы В.М.Козлов, Башкарма комитет җитәкчесе Р.Р.Фасахов, район башлыгы урынбасары Н.И.Попкова катнашында 24 торак пунктта үттеләр.  

Халык җыеннарында җирле халык актив катнашты, 100 дән артык көнүзәк мәсьәлә кузгатылды. Алар башлыча авыл урамнарын, суүткәргечләне төзекләндерү, урамнарда яктырткычлар кую һ.б. мәсьләләргә кагылышлы сораулар. Безнең районнан соңгы вакытларда республика органнарына мөрәҗәгатьләр кимеде, бу -  күпчелек мәсьәләләрнең урында хәл ителүе турында сөйли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International