Мәҗбүри автоиминият полисы бәясенең яртысын каплау хокукына инвалидлыкның теләсә кайсы төркеме булган кешеләр, инвалид балалар, шулай ук аларның законлы вәкилләре ия. Ел башыннан Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге әлеге ярдәм чарасын медицина күрсәткечләре буенча транспорт чараларын кулланучы 429 гражданга түләде.
Компенсация полис гамәлдә булган чорда бер генә транспорт чарасы өчен бирелә. Иминият полисында, инвалидның үзен яки аның законлы вәкилен дә кертеп, өч машина йөртүче күрсәтелергә мөмкин. Төп шарт - медицина күрсәткечләре буенча транспорт чарасы булу, ул тернәкләндерү һәм абилитациянең (ИПРА) индивидуаль программасында күрсәтелергә тиеш.
“Түләү алу процессы максималь гадиләштерелгән. Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге инвалидлар Федераль реестрыннан һәм Социаль тәэмин итүнең Бердәм дәүләт мәгълүмат системасыннан алынган белешмәләр нигезендә компенсация билгели. Моның өчен ОСАГО килешүендә һичшиксез иминиятләштерүченең яисә транспорт чарасы милекчесенең СНИЛС күрсәтелергә тиеш. Түләү билгеләнгән көннән алып өч эш көне эчендә гражданга әзерлек турында хәбәр ителә», - диде Татарстан Республикасы буенча СФР бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Түләү мөрәҗәгәтсез тәртибендә кермәгән икән, гаризаны мөстәкыйль рәвешендә бирергә мөмкин. Моны "Дәүләт хезмәте" порталында шәхси кабинет аша полисның гамәлдә булу срогы дәвамында, Татарстан Республикасы буенча СФР бүлегенең яисә күпфункцияле үзәкнең клиент хезмәтләрендә яисә күпфункцияле үзәкнең клиент хезмәтләрендә эшләргә мөмкин. Гаризага ОСАГОның иминият полисын, транспорт чарасын сатып алу өчен медицина күрсәткечләре булу турында бәяләмә белән реабилитацияләүнең (ИПРА) индивидуаль программасын, шулай ук акчаларны күчерү өчен счет реквизитларын беркетергә кирәк.
Компенсация бирү турында карар гариза теркәлгән көннән алып биш эш көне эчендә кабул ителә, шул ук вакытта акчалар гариза бирүче счетына күчерелә.
Социаль ярдәм, түләүләр һәм хезмәт күрсәтү чаралары турында тулы һәм дөрес мәгълүматны Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге сайтында һәм социаль челтәрләрдәге MAX, ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм рәсми аккаунтларда табарга була.
Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар 8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала (төбәк линиясе тәүлек буе эшли - 24/7, шалтырату бушлай).