Яңа Чишмә районында 2025 елда коррупциягә каршы эшчәнлеккә йомгак ясалды

2026 елның 7 апреле, сишәмбе

Яңа Чишмә районында 2025 елда коррупциягә каршы эшчәнлеккә йомгак ясалды
Район башлыгы Егор Тарнавский үткәргән район Советының чираттагы утырышында район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Ирина Лобачева 2025 елдагы эш нәтиҗәләре һәм 2026 елга бурычлар турындагы доклад белән чыгыш ясады.
Утырыш эшендә Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Тимур Галиев катнашты.
Ирина Лобачева билгеләп үткәнчә, 2025 елда Яңа Чишмә районы территориясендә коррупцион җинаятьләр теркәлмәгән. Район прокуратурасы тарафыннан коррупциягә каршы 12 закон бозу очрагы ачыкланган, 13 вазыйфаи зат дисциплинар җаваплылыкка тартылган, бер кеше административ җаваплылыкка тартылган. 
Докладта керемнәр турындагы белешмәләрнең дөреслеген тикшерүгә аерым игътибар бирелде. 2025 елда 12 муниципаль хезмәткәрдә һәм бюджет учреждениеләренең 5 җитәкчесендә хокук бозулар ачыкланган-алар барысы да дисциплинар җаваплылыкка тартылган. 
Коррупцияне профилактикалау кысаларында районда профильле комиссиянең 4 утырышы узды, 669 муниципаль акт проектына коррупциягә каршы экспертиза үткәрелде – коррупциоген факторлар ачыкланмады. Муниципаль хезмәткәрләрнең хокукый грамоталылыгын арттыру өчен семинарлар, консультацияләр һәм тестлар оештырылган.
Районда яшәүчеләрдән социологик сораштырулар уңай динамика турында сөйли: коррупция белән очрашмаган гражданнар өлеше 83,6% тан 91,4% ка кадәр үскән, ә күрелә торган чаралар турында мәгълүматлылык — 50,7% тан 59,1% ка кадәр.
"Муниципаль хезмәткәрләр, депутатлар, бюджет учреждениеләре җитәкчеләре кимчелексез тәртип үрнәге булырга тиеш. Әгәр үзебез законны шартсыз үтәүдән башламасак, без җәмгыятьтән законны тайпылышсыз үтәүне көтәргә хокуклы түгел", - дип ассызыклады Ирина Лобачева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International