2015 елда башкарылган эшләр һәм 2016 елга бурычлар турында доклад белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фаттахов чыгыш ясады.
Коллегия эшендә район мәгариф бүлеге начальнигы А.Л.Еронтьев, начальник урынбасары Г.Л.Сираева, Черемухово мәктәбе директоры В.С.Курбатова, Яңа Чишмә “Чишмә” балалар бакчасы мөдире И.И. Колесникова катнашты. Йомгаклау коллегиясе утырышы онлайн-режимда барды һәм анда Яңа Чишмә муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Р.Р.Фасахов, аның социаль мәсьләләр буенча урынбасары В.Н.Семеняк, мәктәп директорлары, балалар бакчалары мөдирләре катнашты.