Ярминкәләр дәвам итә……….

2016 елның 2 феврале, сишәмбе

Катлаулы икътисадый хәлләр һәм гражданнарның күпләгән сораулары аркасында Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек Министрлыгы, Казан һәм Чаллы шәһәрләре Башкарма комитетлары  тарафыннан  азык-төлек ярминкәләрен яңа елдан соң да дәвам итү турында карар кабул ителде. Беренче ярминкәләр  16 гыйнварда булып узды.  

Шул нисбәттән, искәртеп үтәбез: авыл хуҗалыгы ярминкәләре атна саен шимбә көннәрендә оештырыла, сату урыннары өчен акча түләү таләп ителми. Ярминкәләрдә катнашырга теләүчеләрнең ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының азык-төлек базарын үстерү бүлегенә mcx404@mail.ru. Электрон адресына язып хәбәр итүегезне сорыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International