Көнкүреш техникасын кире кайтару (кулларнучылар хокуклары)

2015 елның 15 июле, чәршәмбе

Көнкүреш техникасын кире кайтару (кулларнучылар хокуклары)

Кайсы очракта сатып алучы көкүреш куллану теникасын кире кайтара ала?

«Куланучыларның хокукларын саклау турында”  законда каралганча, кулланучы азык-төлек булмаган сыйфатлы  товарны формасы, размеры, фасоны, төсе яки комплектациясе туры килмәгән очракта шундый ук товарга алыштырырга хаклы. Ләкин көнкүреш техникасы көнкүреш өчен билгеләнгән техник яктан катлаулы әйбер,   һәм мондый төрдәге сыйфатлы товарлар хөкүмәт тарафыннан расланган исемлеккә кергән һәм аларны кире кайтарырга яки алыштырырга ярамый.

Шул ук вакытта сез алган техника браклы булып чыккан очракта сез аны кире кайтарып акчасын яңадан тәлап итә, шундый ук, яки  башка товарга  алыштыра аласыз. Шулай ук сатып алучы сатучыдан алынган товарның бәясен киметүне, кимчелекләрен бушлай төзәттерүне  таләп итәргә мөмкин. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International