Могҗизалар бездән башлана: районда «Теләкләр чыршысы»акциясе старт алды.
Бүген, 15 декабрьдә, район башлыгы Егор Тарнавский район оешма-предприятиеләре җитәкчеләре белән бергә яңа ел алды традициясенә — «Теләкләр чыршысы»акциясенә старт бирде.
Акциянең максаты-сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балаларга бәйрәм бүләк итү һәм хыялларын тормышка ашыру.
"Яңа ел могҗизасы һәркем өчен булырга тиеш. Бигрәк тә көн саен шундый ныклык күрсәткән балалар өчен. Баланың иң кечкенә теләген дә тормышка ашыру — зур шатлык», - дип уртаклашты Егор Тарнавский.
Һәркем яхшы тылсымчы була ала!
Яшьләр үзәгендә махсус чыршы урнаштырылган. Аның ботакларында-балаларның ихлас үтенечләре. Сез аларның берсен сайлап алып, теләгән бүләкне сатып ала аласыз.
Әйдәгез, бу Яңа елны бергәләп җылы һәм шатлык белән тутырыйк!