Татарстанда яшәүчеләр күчемсез милекне гадиләштерелгән тәртиптә рәсмиләштерә башладылар..

2015 елның 14 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы буенча  Росреестр  Идарәсе 2015 елның 4 аенда рәсмиләштерү эшләренең  артуын билгеләп үтә: 271 336 кучемсез милеккә хокук һәм аның белән бәйле килешү теркәлгән, бу 2014 ел күрсәткечләреннән 5%ка артыграк (258 951).

Шулай ук гадиләштерелгән тәртиптә - “дача амнистиясе” буенча  теркәлгән күчемсез милек саны да 17,4% ка арткан (14 925 –2015елда., 2 717 –  2014елда.). Закон буенча “дача амнистиясе” 2015 елның 1 мартында төгәлләнергә тиеш иде һәм гражданнар бу мөмкинлектән файдаланып калырга ашыктылар. Мартта “дача амнистиясенең” срогы тагын 3 елга озайтылды. 

Ипотекага килгәндә, бу өлкәдә дүртенче ай ипотека кредитларының процент ставкасы арту аркасында закончалыклы  кимү күзәтелә. 2014 елның шул периоды белән чагыштырганда ипотека 29,5%ка кимегән (20 864 –  2015е., 29 585 –  2014е.).

Шул ук вакытта 2015 елдагы социаль ипотека  темплары 2,3%ка гына кимеп,  2014 ел дәрәҗәсендә калды (2 350 –  2015е., 2 406 – 2014е.).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International