Район предприятиеләре һәм оешмалары арасында хезмәтне саклау буенча иң яхшы оешма конкурсы нәтиҗәләре.

2015 елның 14 мае, пәнҗешәмбе

Бөтендөнья хезмәтне саклау Көненә багышланган айлык кысаларында Яңа Чишмә муниципаль районы Башкарма комитеты “Район предприятиеләре һәм оешмалары арасында хезмәтне саклау буенча иң яхшы эшне оетыручы оешма” конкурсы үткәрде.

Конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр: 

«Сәнәгать, төзелеш, транспорт һәм элемтә» номинациясендә:

3 урын – «Просто молоко» ҖЧҖ идарә компаниясенең  «Яңа Чишмә КМС заводы»

2 урынЧистай районара  электр элемтәсе бүлегенең  Яңа Чишмәдәге  цехы

1 урын – ОАО «Сетевая компания» Чистай электр челтәре филиалы

«Җитештерү өлкәсендә булмаган тармаклар» номинациясендә:

3 урын“Яңа Чишмә хәбәрләре”  газетасы редакциясе

3 урынЯңа Чишмә муниципаль районы үзәк клуб системасы

2 урын – «№ 124 янгыннан саклау  бүлеге»;

1 урынЯңа Чишмә үзәк район больницасы.

Калган өлкәләрдәге номинацияләрне катнашучылар саны җитәрлек булмау сәбәпле үткәрү мөмкин түгел дип санарга.          

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International