13 декабрьдә районыбыз кабаттан Казан шәһәренең Яңа Савин районында авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнашты.
Шәһәр кешеләренә киң ассортиментта сыер һәм кош ите, сөт продукцияләре, икмәк-булка әйберләре тәкъдим ителде. Барлыгы 1645 мең сумлык продукция сатылды.
Тамашачылар өчен үзләренең концерт программаларын “Ялкын” халык җыр колективы, ялгыз башкаручылар – И. Пучинина, Л. Суфиянова, И. Шәйхетдинов тәкъдим иттеләр. Ярминкә чын бәйрәмгә әверелде, чөки сатып алучылар авыл хуҗалыгы продукцияләрен сатып алу белән беррәттән, күтәренке кәеф һәм позитив алдылар.