Сәламәт яшәү рәвешен, мәдәниятны, матурлыкны пропагандалау, эстетик зәвык тәрбияләү максатыннан 12 декабрьдә район мәдәният йортында “Яңа Чишмә туташы-2014” бәйгесе узды. Бәйгенең спонсорлары булып шәхси эшмәкәрләр чыгыш ясады. Бәйгедә Яңа Чишмә муниципаль районы авыл җирлекләреннн 9 бәйгече катнашты.Хәбәрдар жюри бәйгечеләрне түбәндәге критерийлар буенча бәяләде: эрудиция,сәхнәдә үз-үзен тотышы ,аралашучанлык, иҗади сәләтлек,пластика,сөйләм культурасы.
Бәйге нәтиҗәләре буенча иҗади өлеш һәм актив катнашканнары өчен Дарья Артемьева, Марина Воронцова, Регина Малолеткова, Вероника Ерохина, Лилия Хатыйпова, Олеся Финагентова диплом белән бүләкләнделәр. “Сокландыргыч туташ-2014” дипломына Ленино авылыннан Анна Арбузова, “Фото туташы -2014”дипломына Раилә Нуриәхмәтова, Яңа Чишмә туташы-2014” дипломына Юля Юдинцева лаек булды. Бәйгенең җиңүчесе-Яңа Чишмә туташы-2014” Юля Юдинцева “Татарстан туташы-2014” республика бәйгесендә катнашачак.