21нче февраль — Халыкара туган телләр көне буларак билгеләп үтелә.
Яраткан язучыбыз Фәнис Яруллинның шундый сүзләре бар: «Тел - халык күңеленең кыңгыравы. Ә кыңгырау кагылмасаң чыңламый». Кыңгырау гел чыңлап торсын өчен, тел югалмасын өчен үз телеңдә сөйләшергә кирәк.
Һәр халыкның теле үзенчәлекле, күп телләр белү дөньяга карашны киңәйтә, төрле милләт халкының мәдәниятен тирәнрәк белергә ярдәм итә. Ләкин һәркемнең дә туган теле бер генә. Шуңа күрә һәр милләт кешесе үз телен яратырга һәм башка милләтләрнең теленә хөрмәт белән карарга тиеш.
Мәктәпләрдә бүгенге бәйрәмгә багышланган бик күп чаралар үткәрелде: чараларда балалар телләргә кагылышлы сорауларга җавап бирделәр, “Хикмәтле дә, бизәкле туган тел!” интеллектуаль уены, «Әйе, юк» уены, «Дуслык» викторинасында, «Парын тап» уенында теләп катнаштылар.
Укучылар карточкалар ярдәмендә һәр милләтнең үз бизәген табарга һәм карточкалар артында язылган мәкальне эзләделәр.Телебезне бизәүче телбизәк сүзләребез — мәкаль-әйтемнәрне бирелгән рәсемнән таптылар. Халык мәкальләрендә күп буыннарның зирәклеге, дуслыкка мөнәсәбәт, кыюлык, үткен теле тупланганлыгына тагын бет кат төшенделәр.
Туган тел турында шигырьләр, җырлар, сөйләүләр булды. “Иң татлы тел-туган тел, анам сөйләп торган тел” дигән күргәзмәләр оештырылган иде. Анда укучылар игътибарына рус, татар, чуаш телләре һәм сөйләм мәдәнияте тарихы буенча басмалар, сүзлекләр, белешмәлекләр, энциклопедияләр тәкъдим ителде.
“Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр”, – дип әйтелә татар халык мәкалендә. Туган телләребезне саклыйк, яклыйк, чөнки милләтнең яшәешендә туган тел иң мөһим урыннарның берсен алып тора.