Яңа Чишмә районы башлыгы Вячеслав Козлов хәрби хезмәткәр белән очрашты.

2024 елның 10 гыйнвары, чәршәмбе

ңа Чишмә районы башлыгы Вячеслав Козлов хәрби хезмәткәр белән очрашты. Михаил заводта эшләгән, ләкин Ватанны яклау өчен сайлау ясаган һәм контрактка кул куйган.

Муниципалитет башлыгы сугышчыдан хезмәтнең ничек узуы, кирәк-яраклар белән тәэмин ителеш, көнкүрешнең ничек оештырылуы, шулай ук гаиләнең ихтыяҗлары булу-булмавы белән кызыксынды.

"Ватаныбызны, гаиләләребезне кем яклаячак, без булмаса", - дип билгеләде Михаил. Якын арада ул СВО зонасына кайтачак, үз акчасына Михаил УАЗ сатып алды. Вячеслав Козлов автомобильгә ремонт ясарга һәм сәфәргә әзерләнергә вәгъдә итте.

Район башлыгы сугышчыга хезмәте, хәрби патриотик рух өчен рәхмәт белдерде һәм акчалата ярдәм тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International