Бүген Татарстан Республикасы Милли китапханәсе каршындагы мәйданда Татарстан Республикасы Раиса Рөстәм Миңнеханов катнашында республика мәдәният учреждениеләренә яңа хезмәт автомобильләре тапшыру тантанасы узды.
Рөстәм Миңнеханов мәдәният өлкәсе хезмәткәрләренә башкарылган эшләре өчен рәхмәт белдерде. "Мәдәният учреждениеләренең уңышлы эшләве нигезендә сез, үз эшегезнең профессионаллары. Бу автомобильләр Яңа ел алдыннан кечкенә бүләк булсын», - дип билгеләп үтте ТР Рәис.
Республика мәдәният учреждениеләренә барлыгы 50 автомобиль тапшырылды, шул исәптән Яңа Чишмә муниципаль районының Үзәкләштерелгән клуб системасына да.