Яңа Чишмә халкын "Бергәләп коррупциягә каршы" темасына иң яхшы видеороликлар өчен бүләкләделәр.

2023 елның 22 декабре, җомга

Яңа Чишмә халкын "Бергәләп коррупциягә каршы" темасына иң яхшы видеороликлар өчен бүләкләделәр.
Бүген Яңа Чишмә районында коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү комиссиясе утырышында район башлыгы Вячеслав Козлов һәм район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Ирина Лобачева “Бергәләп коррупциягә каршы” видеороликлар конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр.
Конкурс призерларына дипломнар һәм акчалата сертификатлар бирелде:
1 урын Яңа Чишмә гимназиясе, 10Б сыйныф
2 урын -  Чирмешән мәктәбе
3 урын - Яңа Чишмә урта мәктәбе волонтерлары
Конкурска барлыгы 10 эш тәкъдим ителде. Үз видеороликларында мәктәп укучылары, иҗади алым кулланып, җәмгыятебезнең әлеге җитди проблемасына каршы көрәшнең әһәмиятен чагылдырдылар.

Утырышта сәламәтлек саклауда, авыл хуҗалыгында, муниципаль хезмәткәрләр арасында коррупциягә каршы көрәшкә юнәлтелгән профилактик чараларны гамәлгә ашыру һәм нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International