Әни, әнкәй… Бу якты дөньяга килгәч тә безне, йомшак куллары белән сыйпап, ак биләүгә биләүче, еласак,

2022 елның 25 ноябре, җомга

«Котлау открыткасы»

 

Әни, әнкәй… Бу якты дөньяга килгәч тә безне, йомшак куллары белән сыйпап, ак биләүгә биләүче, еласак, жыр көйләп юатучы, татлы йокыдан иркәләп уятучы, яшәргә көч-дәрт бирүче, гомер буена кайгы-шатлыкларыбызны уртаклашучы, тормышыбызнын бизәге, таянычы, акыллы уй-фикерләре белән тормыш дигән олы юлдан алып баручы ул.   

Җәмгыятебездә әниләрнең ижтимагый әһәмиятен күтәрү максатыннан Россия Федерациясе Президентының 1998 елнын 30 гыйнварында чыккан №120 номерлы карары нигезендэ Россиядә ноябрь аеның сонгы якшәмбесе ел саен “Әниләр көне” булып билгеләп үтелә. Быел ул  27  ноябрь көненә туры килә.

Шул уңайдан, без Шахмай урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары белән кадерле әниләребезгә котлау открыткалары ясадык. Барлык укучылар да бик тырышып һәм пөхтә итеп башкардылар. Балаңнан үз кулы белән ясаган бүләкне алу – зур бәхет бит ул.

 

#Шахмаймузее

#МузейСелаШахмайкино

#Новошешминскийрайон

#деньматери

#поздравительнаяоткрытка

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International