2 декабрьдә «Казан ачык талантлар университеты 2.0» АКБО тарафыннан оештырылган «Муниципаль районда талантлар белән идарә итү системасын формалаштыру» вебинары булды. Семинарда мәгариф бүлеге белгечләре, мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре һәм районның өстәмә белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре катнашты. Университет вәкилләре оешманың эшчәнлек юнәлешләрен тәкъдим иттеләр, алар тарафыннан балалар өчен бирелә торган мөмкинлекләр турында сөйләделәр.