Специалистлар Яңа Чишмә интернат-йортында яшәүчеләр белән бергә көн саен дәресләр үткәрәләр, һәркемгә вакыт һәм игътибар бирергә тырышалар. Шәфкать туташы Шилова Ольга иртәнге зарядка уздыра, һәр көнне гимнастиканың төрле төрләрен тәкъдим итә. Мәсәлән: үпкәләрне ныгыту өчен гимнастика, яшәртү гимнастикасы, скандинавия йөреше. Бу күнегүләрдә иң мөһиме-өлкән яшьтәге кешеләрнең иң йомшак якларын активлаштыру. Күнегүләрнең төрле төрләрен үтәп, бер үк вакытта когнитив яктан бозуларны профилактикалау да үткәрелә.