«ЭКОВЕСНА-2026» республика конкурсы башланды

2026 елның 3 апреле, җомга

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы «ЭКОВЕСНА-2026» республика конкурсын үткәрә. Чара санитар-экология икеайлыгы кысаларында оештырыла һәм 2026 елның 1 апреленнән 24 маена кадәр экология марафоны форматында дәвам итә.

Конкурс максатлары:

  • Татарстан халкын табигать саклау акцияләренә җәлеп итү;

  • муниципаль берәмлекләрдә җәмәгать экология инициативаларын һәм актив гражданнарны ачыклау;

  • халыкны экологик яктан агартуның нәтиҗәле формасы буларак экологик хәрәкәтне үстерү;

  • халыкның экологик белемен күтәрү;

  • халыкта экологик тормыш рәвешен популярлаштыру;

  • балаларда һәм яшьләрдә «чиста республика»да яшәргә һәм эшләргә омтылыш тәрбияләү;

  • халык арасында һәршимбәлекләр һәм башка эколог-ориентлаштырылган чаралар уздыру буенча яңа традицияләр формалашуга ярдәм итү.

Ничек катнашырга?

  1. Конкурс дәвамында катнашучылар марафон биремнәрен үтиләр — һәр атна аерым темага багышлана.

  2. Катнашу өчен «ВКонтакте»дагы чат-бот аша гариза бирергә кирәк. Сылтама: https://vk.ru/app7062840#mineco_rt_konkurs&force=1

  3. Үтәлгән бирем турында мәгълүматны катнашучылар «ВКонтакте» социаль челтәрендәге үз битләрендә бастыралар (конкурс вакытында бит ачык булырга тиеш).

  4. Һәр атна ахырында (атна тәмамланганчы) катнашучы чат-ботка отчет җибәрә. Отчетта «ВКонтакте»да бастырылган постка сылтама(лар) һәм чараның кыскача тасвирламасы булырга тиеш.

Сораулар буенча телефоннар: 8 (843) 267-68-11, 8 (843) 264-23-67.

Без Новошешминск районының барлык халкын конкурста актив катнашырга һәм республиканың экологик хәлен яхшыртуга үз өлешләрен кертергә чакырабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International