Бүген Яңа Чишмә районында коррупциягә каршы көрәш комиссиясе әгъзалары коррупцион куркынычларны ничек киметергә һәм коррупцион хокук бозуларны профилактикалауны тагын да нәтиҗәлерәк итәргә - дип фикер алыштылар
Утырыш район башлыгы Вячеслав Козлов рәислегендә узды.
Муниципаль заказ бүлеге башлыгы Анастасия Митько муниципаль сатып алулар системасында муниципаль структуралар һәм бизнес арасындагы үзара мөнәсәбәтләрнең ни дәрәҗәдә үтә күренмәле һәм чиста булуы турында сөйләде.
Торак йортларны, мәгариф учреждениеләрен капиталь ремонтлау программасын гамәлгә ашыру барышында коррупцион күренешләрне кисәтү буенча эшне оештыру турында район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Ренат Габетдинов мәгълүмат бирде.
Ул билгеләп үткәнчә, ремонт үткәрүгә генераль подрядчы оешманы сайлау ачык аукцион үткәрү юлы белән билгеләнә. Төзелеш эшләре барышын ТР Баш инвестицион-төзелеш идарәсе кураторы контрольдә тота.
2020 елның 9 ае нәтиҗәләре буенча милеккә һәм арендага җир кишәрлекләре бирү һәм муниципаль милектәге мөлкәтне файдалану һәм аның белән идарә итүне контрольдә тоту эше турында районның җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Наталья Попкова сөйләде.
Вячеслав Козлов җир кишәрлеге бирү буенча бәхәсле мәсьәлә килеп туган очракта халык белән ачыктан-ачык тыңлаулар үткәрергә кирәклеген ассызыклады.
Район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе социологик сораштыру нәтиҗәләрен җиткерде, ул рәсми аккаунтка язылучылар арасында үткәрелгән иде