Спорт көне

2020 елның 25 сентябре, җомга

                Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучыларга «Хезмәткә һәм оборонага әзер»Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы сынауларын узарга тәкъдим иттеләр. Шулай итеп, интернатта «спорт көне» оештырырга булдылар. Бүген ГТО нормативларын тапшыру-ул ярышлар түгел, мәҗбүриләү түгел, ә һәркемнең үз физик халәтен тикшерү белән кызыксынуы. Моның өчен район балалар спорт мәктәбе спорт инвентаре бирде. Интернат белгечләре ГТО тапшыру өчен урын һәм шартлар оештырдылар, беркемне дә максималь нәтиҗәләр күрсәтергә мәҗбүр итмәделәр.

             ГТО нормативларын тапшыруда куркыныч нәрсә юк. Актив тормыш рәвеше алып баручы,  әз генә спорт әзерлегенә ия булган кеше тәкъдим ителгән тестларны үти алачак. Интернатта яшәүчеләр үзләрен зур кызыксыну белән тикшерделәр, күпләр ГТО тапшыруда катнашты. Барысы да күтәренке кәеф алдылар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International